Алдан ясалган исәпләүләр буенча, агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 125,5 млрд.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 115,9 млрд. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча бирелгән йөкләмәләр – 9,6 млрд. сум.
Ел башы белән чагыштырганда бу күрсәткеч үзгәрмәде диярлек.