Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның сигез ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм октябрьгә, быелның дүртенче кварталына бюджетлар расланды, компаниянең 2014 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары буенча фикер алышынды.


Директорлар советы “Татбурнефть” ИК” ААҖдә скважиналар төзү нәтиҗәлелеген арттыру өчен заманча технологияләрне һәм җайланмаларны куллану турында мәгълүмат тыңлады. Хәзерге вакытта Ашальчи ятмасында үзлелеге югары булган нефть ятмасында яңа технологияләр актив рәвештә кертелә, пластны күп зоналы гидро өзүне башкарып, яңа скважиналар төзү, шулай ук девон катламнарына күп забойлы һәм горизонталь скважиналар бораулау алып барыла. Бер үк вакытта Татарстан бораулаучылары коллективында киләчәктә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, бәла-казаларны киметү мәсьәләләре хәл ителә.


Утырышта корпоратив массакүләм мәгълүмат чараларының торышы һәм үсеше турында мәгълүмат буенча фикер алышынды. “Татнефть”нең массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләргә, халыкка һәм җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерүнең төп чыганагы булып тора, аларның материаллары кирәкле һәм актуаль булып кала дип билгеләнде. Болар: “Нефтяные вести”, “Хәзинә” газеталары, “Нефть и жизнь” журналы, “Время Татнефти” телестудиясе, шулай ук “Татнефть” компанияләр төркеменең 14 күп тиражлы газетасы. “Нефтяная газета” электрон басмасы – укучылар белән кара-каршы элемтәсе булган күп баскычлы мөстәкыйль медиаресурс зур популярлык яулады. Корпоратив массакүләм мәгълүмат чараларының бердәм һәм оператив эшләве Компаниянең үзендә һәм аның тирәсендә уңайлы тирәлек тудыруда,аның уңай имиджын һәм эшлекле абруен саклап калуда зур роль уйный, төркем предприятиеләре технологияләрен һәм продукциясен алга җибәрүдә ярдәм күрсәтә.

Директорлар советында шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International