Бүген "2014 елга һәм 2015-2016 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР Законы проектын һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразын тикшерү буенча Чистай һәм Чаллы шәһәрләрендә зональ киңәшмәләр узды.
ТР Социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразы турында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Срия Сираҗиева сөйләде.
Татарстан Республикасының Финанслар министры Радик Гайзатуллин 2013 ел бюджетының үтәлеше турында да сөйләп узды. 2013 елның 9 аенда оператив күрсәткечләр буенча республиканың тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган табышлар 117,8 млрд. сум күләмендә кергән, елның планына карата бу 77%. Федараль акча белән санаганда республиканың тупланма бюджетына 9 айда 143 млрд. сум кергән.
Җирле бюджетларга үз керемнәре 26,5 млрд. сум күләмендә кергән. Ачыкланга еллык план 75 процентка үтәлгән.