Финанс министрлыгы төбәк бюджетларына ярдәмне арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Россиянең Финанслар министрлыгы үз бюджетларының керем өлешен формалаштыру буенча авырлыклар кичерүче россиянең төбәкләренә финанс ярдәмен арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән, дип хәбәр итте Финанслар минситрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов 2014-2016 елларга РФ Федераль бюджеты проекты буенча РФ Президентында узган киңәшмәдә.

"Россия Федерациясенең кайбер субъектларының бюджет әзерләве бездә берникадәр тынычсызлык тудыра. Табышка керем кимегән бүгенге шартларда, субъектларның күбесе бюджетны баланслаштыру буенча кыенлыклар кичерә. Шушы сәбәпле без регионнарга финанс ярдәмен арттыру буенча, шулай ук аларның керем базасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләдек", - диде министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International