2014-2016 елларга РФ Бюджеты проектында май указларын тормышка ашыру өчен 2,1 трлн. сум акча каралган

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Дәүләт Думасына кертелергә әзерләнүче 2014-2016 елларга федераль бюджет проектында РФ Президентының май указларын тормышка ашыру өчен 2,1 трлн. сум акча каралган, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры Антон Силуанов дүшәмбе көнне дәүләт җитәкчесендә узган киңәшмәдә.

"Владимир Владимирович, шуның турыда әйтәсем килә, 7 май указларын тормышка ашыру өчен барлык чаралар да тулы күләмдә исәпләнде. Өч елдагы вакытка акча суммасы 2,1 трлн. сумнан артык", - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International