2024-2026 елларга РФ субъектларына аерым субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар бүленеше тәгаенләнә

2024 елның 14 июне, җомга

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына “2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына федераль бюджет турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты кертелде, ул Россия Федерациясе субъектларына 2024-2026 елларга аерым субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертларның бүленешен төгәлләштерүне күздә тота.

Татарстан Республикасы бюджеты өчен 11 төр бюджетара трансфертлар буенча үзгәрешләр карала, шуларның иң эреләре:

- дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата бүләкләүгә башка бюджетара трансфертлар (707,9 млн. сумга арту);

 - урта һөнәри белем бирү педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге (кураторлык) өчен айлык акчалата бүләкләүгә башка бюджетара трансфертлар (54,2 млн сумга арту);

- директорының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән элемтә һәм тәрбия буенча киңәшчеләренә айлык акчалата бүләкләүне тәэмин итүгә бюджетара башка трансфертлар (32,7 млн сумга арту);

- гидромелиоратив, культуртехник, агроурманмелиоратив һәм фитомелиоратив чаралар үткәрүгә субсидияләр (12,4 млн сумга арту).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International