2024 елда федераль бюджеттан финанслаша торган Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән субсидия бирү тәртибе расланды

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 14 июненнән 426 санлы карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 23 мартыннан 258 санлы карарына үзгәрешләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләр белән 2024 елда федераль бюджеттан финанслаша торган Татарстан Республикасы бюджетыннан эштән азат ителү куркынычы астында булган оешмалар хезмәткәрләрен вакытлыча эшкә урнаштыру очрагында, эш бирүчеләрнең өлешчә хезмәт хакына һәм матди-техник җиһазландыруга чыгымнары финанс яктан тәэмин итүгә бирелгән субсидия бирү тәртибе расланды.

Агымдагы елга Татарстан Республикасы бюджетында күрсәтелгән максатларга 25 547,7 мең сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 20 693,6 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә – 4 854,1 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International