Дәүләт медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күләме артты

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Агымдагы елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 31 декабреннән 2568 санлы карарына үзгәрешләр кертелде. Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда урнашкан мәҗбүри медицина иминияте программасында катнашучы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күләме арттырылды. Табиблар өчен 50 мең сумга, урта медицина персоналына 30,0 мең сумга кадәр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Мәҗбүри медицина иминияте база программасына керми торган гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче, төп авыру (торышы) буенча гражданнарны диспансер күзәтүен кертеп, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы дәүләт медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләрне гамәлгә ашыру турында” 2023 елның 3 апрелендәге 395 санлы карарына шундый ук үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International