2024 елда Татарстан Республикасында гомуми белем бирү инфраструктурасын модернизацияләү буенча “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
2024 елда әлеге максатларга 2 923,6 млн.сум күләмендә акча җибәрү планлаштырыла, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 2 368,1 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә – 555,5 млн. сум.
Әлеге акчаларны гомуми белем бирү мәктәпләре төзелешенә юнәлтү планлаштырыла.