2027 елга дәүләт программаларын озайту буенча эш турында

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә бюджет турында закон дәүләт программалары нигезендә формалаша.

Шуңа бәйле рәвештә, 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын әзерләү графигы нигезендә, хәзерге вакытта 2027 елга дәүләт программаларын озайту буенча эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 11 июненнән 418 санлы карары белән «Татарстан Республикасы халкы мәшгульлегенә ярдәм итү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы 2027 елга озайтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International