Узган елда парк инфраструктурасы объектларын төзүгә тотылган чыгымнарны каплау турында

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Югары технологияләр, махсус икътисадый зоналар өлкәсендә индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары һәм технопарклар инфраструктурасы объектларын булдыру, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү чыгымнарын каплауга субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме алу хокукына ия Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 30 октябреннән 1119 санлы карарына ярашлы рәвештә федераль сайлап алуны үткән биш, шул исәптән дүрт индустриаль парк һәм югары технологияләр өлкәсендә бер технопарк, проект гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елда күрсәтелгән карар кысаларында узган елда парк инфраструктурасы объектларын төзүгә тотылган Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары федераль бюджеттан каплана.

Агымдагы елның биш аенда югарыда күрсәтелгән карар кысаларында Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 4,2 млрд. сум күләмендә субсидияләр керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International