Республиканың социаль-икътисади үсешенә бәйле фаразлар турында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады, бюджет проекты турында ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова сөйләде.
Закон проектында каралганча, “Милли икътисад” бүлеге буенча 2014 нче елга чыгымнар күләме 25 млрд. 392,6 млн.сум булыр, дип фаразланыла, 2015 нче елга – 25 млрд. 429,5 млн. сум, 2016 нчы елга – 25 млрд. 639,7 млн.сум; “Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык” бүлеге буенча чыгымнар күләме 2014 нче елга 5 млрд. 938,5 млн.сум булыр дип көтелә, 2015 нче елга – 5 млрд. 847,9 млн. сум, 2016 нчы елга – 5 млрд. 876,7 млн.сум; “Урман хуҗалыгы” бүлеге буенча чыгымнар – 2014 нче елга - 250,9 млн.сум, 2015 нче елга – 254,6 млн. сум, 2016 нчы елга – 258,5 млн.сум; “Әйләнә-тирә мохтине саклау” бүлеге буенча – 2014 нче елга - 361,7 млн. сум, 2015 нче елга – 366,2 млн. сум, 2016 нчы елга – 209,5 млн.сум; “Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлеге буенча –2012-2014 нче елга - 809,5 млн. сум, 2015 нче елга – 838,8 млн. сум, 2016 нчы елга – 870,6 млн.сум; “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, гражданнар оборонасы” бүлекчәсе буенча – 2014 нче елга чыгымнар 348,8 млн.сум, 2015 нче елга 360,4 млн.сум, 2016 нчы елга 373,6 млн.сум булыр, дип планлаштырылган.
2014 нче елга консолиданцияләнгән бюджетның керем өлеше 170,7 млрд.сум күләмендә булыр дип фаразлана, чыгымнар өлеше - 5,4 млрд.сум дефицит белән 176,1 млрд.сум. 2014 нче елга керем буенча ТР бюджеты 138,7 млрд.сум күләмендә билгеләнелә, чыгымнар буенча - 5,4 млрд.сум дефицит белән 144,1 млрд.сум.
Комитет рәисе Валерий Васильев Финанслар министрлыгы вәкиленнән икътисадның нинди чаралары кулланылуы белән кызыксынды һәм тиешле мәгълүматны парламентның киләсе утырышына әзерләүләрен сорады.
Комитет вәкилләре ТР бюджеты чыгымнарын санап үтелгән бүлекләр буенча классификацияләү кагыйдәләре сизелерлек ризасыклыклар тудырмавын белдерделәр. Алар бюджет проекты турындагы мәсьәләне парламентның киләсе утырышының көн тәртибенә кертергә киңәш иттеләр.