Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 яртыеллыгында 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 11,3 млрд сум тәшкил итте, бу еллык билгеләнешләрнең 33,3 проценты дигән сүз. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” – 94,0 млн сум (100%);
- “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” – 369,6 млн сум (69,5%);
- “Мәгариф” – 1,8 млрд сум (66,2%);
- “Мәдәният” – 234,4 млн сум (56,5%);
- “Халыкара кооперация һәм экспорт” – 109,0 млн сум (54,6%);
- “Экология” – 2,6 млрд сум (51,9%);
- “Сәламәтлек саклау” – 1,8 млрд сум (51,7%);
- “Торак һәм шәһәр мохите” – 693,1 млн сум (38,7%);
- “Демография” – 830,9 млн сум (28,8%).
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 33,8 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 18,4 млрд сум – федераль бюджет һәм 15,4 млрд сум – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.