Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алыштылар

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.


Билгеле булганча, киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
2013 елда Татарстанда да, бөтен Россиядәге кебек, икътисади үсеш динамикасының, алдагы елларга караганда, түбәнәюе күзәтелә. Быел тулаем эчке продукт күләме 2013 ел нәтиҗәләре буенча, 2,3 процент үсеш булган очракта, 1 триллион 520 млрд. сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Килеп туган иктисади вәзгыятьне исәпкә алып, ил үсешенең сценар шартларыннан чыгып, ТРда 2014 елда эчке тулаем продуктның үсешен 4,2 процент күләмендә фаразлана.

2014-2016 елларның бюджет проектында киләсе елда түбәндәге социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре салынган: хезмәт хакы фонды үсеше – 10,8 процент, кулланучылар бәяләре индексы үсеше – 5 процент, нефтькә экспорт бәясе – бер баррель өчен 101 доллар, доллар курсы 32 сум 10 тиен күләмендә фаразлана.

Шулай итеп, 2014 елга җыелма бюджетның керем өлеше 170,7 млрд. сум, чыгым өлеше 176,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. Кытлык – 5,4 млрд. сум күләмендә. “Бюджетның киеренке булуы көтелә”, - диде ТР Финанс министры.

Бүген парламентарийлар министрларга сораулар бирделәр. Сораулар табышка, зыянга эшләүче предприятиеләрнең күләменә, физик затларның кеременә кагылышлы иде. Сәрия Сираҗиева, депутатларның сорауларына җавап биреп, хәзерге вакытта Татарстанда зыянга эшләүче предприятиеләрнең 22 проценттан артыграк булуын хәбәр итте. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында зыянга эшләүчеләр 12,4 процент тәшкил итә.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын Татарстан парламентының чираттагы сессиясендә беренче укылышта карауга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International