Финанс министрлыгында салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча муниципалитетлар белән киңәшмәләр узды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.

"Салымнар буенча бурыч ел башыннан 35 муниципалитетта кимеде һәм 1 сентябрьгә 11,3 млрд. сум тәшкил итте. 10 муниципалитетта үсеш күзәтелә", - дип билгеләп үтте чираттагы киңәшмә барышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова.

Шул ук вакытта ел башы белән чагыштырганда бурычларның шактый артуы табышка салым буенча 147,9 млн.сумга, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча 134,7 млн. сумга, оешмалар мөлкәтенә салым буенча 49,5 млн. сумга, оешмалардан җир салымы буенча 79,7 млн. сумга һәм оешмалардан транспорт салымы буенча 30 млн. сумга булган.

Бурычны каплау – Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешен тулыландыру резервы булганлыктан, муниципалитетлар даими нигездә барлыкка килгән бурычны каплау буенча бурычлылар белән бер комплекс чаралар үткәрә.

Атналык киңәшмәләр кысаларында бурычларны түләүгә юнәлдерелгән чаралар һәм аларны муниципалитетлар белән үткәрү сроклары турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International