2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 142,9 млрд. сум кергән

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 142,9 млрд. сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 117,4, кире кайтарылмый торган кертемнәр – 25,5 млрд. сум. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, республика бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 91,0 млрд. сум күләмендә кергән.

2013 елның 9 ае эчендә җирле бюджетларга 26,5 млрд. сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Табышка салым 35,5 млрд. сум күләмендә, акцизлар - 12,1 млрд. сум.

Физик затлар керемнәренә салымның (НДФЛ) Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына гомуми суммасы 35,6 млрд. сум, шул исәптән республика бюджетына – 20,9 млрд. сум, җирле бюджетларга – 14,7 млрд. сум.

2013 елның 9 ае эчендә җир салымы җирле бюджетларга 4,5 млрд. сум.

Республиканың берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр – 9,1 млрд. сум, җирле бюджетларга – 4,2 млрд. сум.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының чыгымнары 138 млрд. сум тәшкил итә.

2013 елның 9 ае эчендә республика бюджеты чыгымнары – 115,6 млрд. сум.

Җирле бюджетлар чыгымнары – бюджетара трансфертларны исәпкә алып, - 47,2 млрд. сум.

2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы – 85,5 млрд. сум һәм ул ел башы белән чагыштырганда 0,4 млрд. сум. Дәүләт бурычын киметү дәрәҗәсе федераль бюджет алдындагы бурычны реструктуризацияләү шартларының берсе иде.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2014 елга һәм 2015, 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы, ел саен үсә барып, 2014 елда 5,4 млрд. сум, 2016 елда 12,4 млрд. сум булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International