2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасында үз керемнәребез 117,4 млрд. сум күләмендә тупланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
“2013 елның 9 ае эчендә безнең территориядән акча кертүләр 248,9 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда артыграк булып чыга, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Төп өлеше - 141,7 млрд. сум - нефтькә таможня пошлинасыз чаралар, ягъни чиста салым түләүләре, аларны Татарстан Республикасы федераль бюджетка кертте”.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген инде 2013 йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында төгәл сөйләп була. Ул искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2014 елга бюджетны беренче укылышта карады, икенче укылышта бер ай эчендә каралачак.
Татарстан Республикасы Президенты сәнәгать җитештерүе темплары кимүнең аеруча борчуы хакында әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елның башыннан ук инде үсеш темплары 101,4% тәшкил итте, 2012 елның 9 ае эчендә үсеш темплары 106,8% иде. Төзелеш, ваклап сату, автотранспортта йөкләр ташу өлкәсендә темплар кимеде, дип төгәлләштерде Рөстәм Миңнеханов.
Тулаем алганда, республикада салым кертемнәре, бигрәк тә табышка салым кимеде, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. Аның сүзләренчә, табышка салым өлешендә бюджет, үткән ел белән чагыштырганда, 6,3 млрд. сум алмый калды.
“Тагын бер нәрсә җитди борчу тудыра: безнең кайбер товар җитештерүчеләр кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнә, бугай , - диде Рөстәм Миңнеханов. – Элек алар бик күп түгел иде. Кайберәүләр Пенсия фондына акча күчермиләр, ә хәзер инде физик затлар керемнәренә салымны бөтенләй түләмиләр – хезмәт хакын бюджетка салым кертмичә генә түләргә омтылылыр”.
Тулаем алганда, безнең НДФЛ буенча бурычыбыз 500 млн. сум, бу бик зур сан. НДФЛ буенча “Ак Барс аэро”ның, Казан төгәл машиналар төзелеше заводының, “Чиста шәһәр” МУПның һәм башкаларның бурычлары бар.
“Салым органнарының бу мәсьәләдә позициясе нык булырга тиеш, дип саныйм”, - дип белдерде Татарстан Президенты. Ул шулай ук искә төшергәнчә, керемгә салым тулысынча республика бюджетына күчә.
“Икътисадның бүгенге хәлендә без бюджет торышына һәм аның баланслылыгына аеруча игътибар бирергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов, - икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү, безнең предприятиеләр товарларын тышкы базарларга чыгару өчен бөтен чаралар күрелә. Чыгым вәкаләтләренә килгәндә исә, иң беренче чиратта бу – безнең социаль программаларны, Россия Федерациясе Президентының май аендагы указларын исәпкә алып, гамәлгә ашыру, ә аларны үтәү мәҗбүри”.