Kazansummit халыкара инвестицион форум үзен Россияне ислам дөньясы белән якынайтучы мәйданчык буларак күрсәтте. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган 5нче Kazansummit форумы кысаларындагы иртәнге эшлекле аш вакытында белдерде.
Эшлекле ашта чит ил бизнесы, дәүләт хакимияте вәкилләре, экспертлар катнашты.
Форум кунакларын сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit форумын эшмәкәрләр очрашуына бик әйбәт мөмкинлек икәнен билгеләп үтте.
"Россиядә безнең карашлар турында фикер алыша алырлык, Россияне ислам дөньясы белән якынайтырлык яңа мәйданчык барлыкка килде, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Мин партнерларга безнең форумга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерәсем килә".
"Безнең форум - РФнең алдынгы субъектларының берсе буларак Татарстан потенциалын күрсәтер өчен әйбәт мөмкинлек, - ышанып әйтте ТР Президенты. - Дөнья интеграцияләнгән булырга тиеш, һәм бу мәйданчык безне якынайтырга ярдәм итә".
Ул әлеге форум катнашучыларына Казан яхшы истәлекләр калдырачагында һәм яңа эшлекле багланышлар булдырырга мөмкинлек бирәчәгендә өметләнгәнен әйтте.
Kazansummit катнашучыларына сәламләү сүзе белән РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов чыгыш ясады. "Безнең иртәнге эшлекле ашыбыз Россия турындагы мифларга багышланган. Ләкин бездә шундый әйтем бар - йөз кат ишетүеңә караганда, бер кат күрүең яхшырак. Ә Казан бере береңне күрергә һәм ишетергә уникаль мөмкинлек бирә", - дип әйтте И.Умаханов.
Россия һәм Татарстанда эш итү турында фикерләре белән эре чит ил компанияләре - PwC, Ernst&Young һәм башкалар уртаклашты. Алар барысы да ТР ышанычлы партнер һәм эффектив чит ил инвестицияләре өчен урын икәнлеген билгеләп үттеләр.