ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә районда республика программаларының үтәтәлү барышын тәнкыйтьләде

2013 елның 5 октябре, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.

Ул торакны сафка бастырудан башлады. Аның сүзләренчә, Лениногорск, Читсай, Спас районнары һәм Казан артта калучылар рәтендә. Казанда торакны сафка бастыру буенча план 51 процентка гына башкарылган. “Казан торакны ничек тапшырырга планлаштыра, социаль ипотека хисабына гына мәллә?”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошинга.

А.Песошин хәбәр иткәнчә, алар берничә тапкыр торакны сафка бастыру буенча планны үзгәртүләрен һәм аның 920 мең кв.метрдан 720 мең кв.метрга киметүләрен сораганнар.

Ләкин ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин моңа җавап итеп, мондый мөмкинлек булмау сәбәпле, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Казанның әлеге мөрәҗәгатен кабул итә алмады, диде. “Мин даими рәвештә планны киметмәячәкбез, һәм югары әзерлек дәрәҗәсендә булган объектлар мониторингта тора, дип хәбәр итеп бардым. Төзетүчеләр белән эшләргә һәм әлеге объектларны тапшырырга кирәк. Казанның 920 мең кв.метрны тапшыру мөмкинлеге бар”, - диде министр.

ТР Президенты А.Песошинның аклануларын кабул итмәде, торакның булуы – ул шәһәрнең конкурентлы өстенлеге, диде. “Торак төзелеше һәм аны сафка бастыру шәһәрнең перспективлыгын бәяли торган сыйфатларның берсе. Моннан нәтиҗә ясагыз”, - диде ул Казан мэриясенә мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрына әлеге мәсьәләне, ТР Хөкүмәте утырышында карау өчен, күтәрергә һәм Казан хакимиятенең торак төзелеше өлкәсендәге эшчәнлегенә бәя бирергә кирәк иде, диде.

ТР Президентынында канәгатьсезлек тудырган тагын бер мәсьәлә – 2013 нче елга ТРда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше буенча программаны тормышка ашыру.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада 7 яңа объект төзелеше тәмамланган. Шулай ук 2 объект – югары әзерлек дәрәҗәсендә, ләкин 17сендә җир һәм төзелеш эшләре алып барыла, 1 объектка проект документациясе рәсмиләштерелә.

15 объектта реконструкцияләү, профилен үзгәртү, капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланган, 2 объект – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 7 объектта эшләр бара. Өстәмә эшләр төркемен ачу буенча эш 8 объектта тәмамланган, 4 объект – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 9 объектта әзерлек эшләре бара.

Шул ук вакытта ТР Президенты билгеләвенчә, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама һәм Зәй әлеге программа буенча эшне башкара алмый һәм төрле сылтаулар табалар.

“Ничек сезгә оят түгел? - дип сорау бирде Рөстәм Миңнеханов, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Һәрбер район һәм шәһәр өчен балалар бакчасы – беренче урындагы мәсьәлә. Сезнең я эшлисегез килми, я башка сәбәп. Сезгә балалар бакчасы кирәк, димәк, сез аны төзергә тиеш. Мин сезнең балалар бакчалары белән ничек эшләвегезне белгәч, таң калдым. Бу сезнең төп эшегез бит. Мондый нәрсәләр кабатланса, кадрлар мәсьәләсен хәл итәчәкмен. Нәрсә инде бу – җылылык бирә алмыйбыз, балалар бакчасын төзи алмыйбыз. Сезнең төп эшегез – кешеләрдә җылылык булсын, мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшләсен, хезмәт күрсәтү булсын”.

Шулай ук Илдар Халиков та кайбер районнардагы хәлнең начар булуын әйтте. “Бу иң мөһим социаль проектлар, бурычлар аңлашыла”, - диде ул һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрына һәм ТР мәгариф һәм фән министрына, объектлардагы хәлне тикшерү өчен, районнарга чыгарга тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International