Рөстәм Миңнеханов RED Aircraft заводында булды

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Президенты RED Аircraft GmbH югары технологияле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты.

Компания Аденау шәһәрендә (Рейнланд-Пфальц җире, Германия) “Нюрбургринг” автомобильләрдә узышу трассасы белән янәшә урнашкан, җыю цехлары 2000 квадрат метрдан артык мәйдан били һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – төрле тармаклар өчен югары технологияле поршеньле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү.

Компаниянең генераль директоры, КНИТУ-КАИ тәмамлаган Владимир Райхлин, заводта йөргәндә Татарстан Президентын озата йөреп, RED Aircraft тарафыннан авиация, автомобильләр һәм бүтән техника өчен җитештерелә торган барлык двигательләр компаниянең үзендә җыела һәм үз эшләнмәләрен идарә итүнең электрон блоклары белән җиһазландырыла.

Владимир Райхлин Рөстәм Миңнехановка RED A03 V12 дизель авиация двигателе проектын тәкъдим итте. В.Райхлин сүзләренчә, компания Россиядә үз эшчәнлеген киңәйтергә җыена һәм Татарстан Республикасы территориясендә инженер үзәген булдыру мөмкинлеген күз алдында тота.

Мондый үзәк һичшиксез кирәк һәм ул Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы сәнәгать компанияләре өчен югары технологияле инженер заказларын үти алыр иде, дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: Татарстан хезмәттәшлек өчен ачык һәм Татарстанда үз проектларын гамәлгә ашырырга теләгән немец компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International