Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия федераль җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг «Тюрингия Татарстанны каршы ала» икътисади форумы ачылышында катнашты.
Татарстан һәм Тюрингия бизнес вәкилләрен җыйган эшлекле форум «Pullman Erfurt am Dom» (г.Эрфурт, Германия) кунакханәсендә узды.
Махниг сәламләү сүзендә ике төбәкнең, ике масштаблы икътисади мәйданчыкның бизнесны киңәйтү һәм территорияне үстерү өлкәсендә охшашлыгын билгеләп үтте. Министр Татарстан һәм Тюрингиянең эшлекле даирәләре хезмәттәшлек итә ала торган берничә потенциаль юнәлешләрен санап чыкты: нефть химиясе, авыл хуҗалыгы машиналарын төзү, автокомпонетлар, сәламәтлек саклау, инвестицион эшчәнлек. "Безнең сезнең белән перспектив өлкәләр күп", - дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Махнинг. "Безнең бурыч - потенциалны үстерү, багланышларны ныгыту, сөйләшенгән сүзләрне конкрет проектларга әйләндерү".
Министр бүген, ике уңышлы төбәк проектларының алга таба үсешенә тотрыклы нигез салыначак, алар икътисад глобальләшүгә, иневестицияләр интернациональләшүгә уңай тәэсир итәчәкләр дигән ышанычын белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында республика Россиянең иң икътисадый яктан үскән, стабиль инновацион регионының берсе икәнен һәм икътисады конкурентлыгы үсешенә бөтен көчен куйганын билгеләп үтте. “Иннополис” ИТ-шәһәре һәм “Смарт Сити Казан” инновацион үзәге – масштаблы проектлар тормышка ашырыла.
“Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры төзелеше проекты перспектив дип күзаллана, аңа бик уңышлы Россиядә иң эре Свияжск регионара мултимодаль логистика үзәге керә. Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзү планлаштырыла. Шулай ук башка өлкәләрдә, әйтик, туризм һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы мөмкинлекләр булганын билгеләп үтте ТР Президенты.
“Без, сезнең ил белән сәүдә-икътисад, технология, гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен, Германиягә килдек. Ышанам ки, әлеге сәфәр барышында ТР һәм Германия эшмәкәрләре уртак кызыксыну табар, уртак проектлар турында сөйләшер”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тюрингия партнерларына республиканың сәүдә-икътисади потенциалы презентациясен үткәрде.