Илдар Халиков Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти белән очрашты
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы өчен Европа реконструкция һәм үсеш банкы эре финанс институты гына түгел, ә 20 елдан артык үзара мөнәсәбәтләр тарихы булган ышанычлы партнер да. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти белән очрашуда белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. катнашты.
Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Сума Чакрабарти Татарстан Европа реконструкция һәм үсеш банкы өчен мөһим партнер, дип белдерде. “Безнең Татарстан белән мөнәсәбәтләребезнең күпьеллык тарихы бар, һәр килүебездә безнең хезмәттәшлекнең республика икътисадын яхшы якка үзгәртүен күрәбез”, - диде ул.
Очрашу барышында Илдар Халиков “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казан” кебек яңа проектлар турында җентекләп сөйләде. “Татарстан Европа реконструкция һәм үсеш банкы катнашында проектларны гамәлгә кую белән кызыксына, без бу проектларның уңышлы булачагына ышанабыз”, дигән ышаныч белдерде Илдар Халиков.
Искә төшерәбез, Татарстан Европа реконструкция һәм үсеш банкы делегациясе Чаллыда, “КАМАЗ” ААҖ җитештерү цехларында, “Алабуга” МИЗында булды. Бүген Сума Чакрабарти һәм аны озатып йөрүчеләр Казанда IT-парк эшчәнлеге белән танышырга һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре белән очрашырга планлаштыра
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: