Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore компаниясе вәкилләре белән очрашты

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore (Сингапур) компаниясе генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларга даими рәвештә Татарстан белән кызыксынып торулары өчен рәхмәт белдерде һәм Сингапурның Татарстан өчен тәҗрибә туплау, мәгариф проектларын тормышка ашыру мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту, инфокоммуникацион технологияләрне үстерү – болар барысы да алга хәрәкәт итү өчен башлангыч дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Сингапур коллегаларына.

Татарстан Президенты искәртеп үткәнчә, 2013 нче елның июнендә Казанда Татарстан-Сингапур бизнес-форумы кысаларында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән International Enterprise Singapore Board компаниясе арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды. Документ “Иннополис” проекты үсеше кысаларында стратегик багланышларны үстерүне һәм хезмәттәшлекне билгеләүне күз алдында тота. Аерым алганда, Сингапур хезмәттәшләрнең шәһәрне планлаштыру һәм архитектура дизайны өлкәсендә, "Иннополис" МИЗда, эшлекле һәм торак инфраструктурасында, шәһәр транспортында, инвестицияләрдә катнашулары билгеләнде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore вәкилләренең әлеге визиты Сингапур һәм Татарстан арасындагы мәнәсәбәтләрнең алдагы үсешенә этәргеч ясар, дип ышанычын белдерде.

Чуа Таик Хим хәбәр иткәнчә, бу аның Татарстанга беренче сәфәре. Аның фикеренчә, 2007 нче елдан ТР һәм Сингапур арасындагы хезмәттәшлек актив фазасына күчкән. Без республикада булганда, хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табарга һәм бизнес күзлегеннән халыкара элемтәләрне тирәнәйтергә телибез, диде ул.

Чуа Таик Хим сүзләренчә, бүген Татарстанда тормышка ашырыла ала торган конкрет тәкъдимнәр турында сөйләшергә була.

Исегезгә төшерик, әлеге визитта International Enterprise Singapore Board вәкилләре “Алабуга” МИЗда булдылар, бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгында “Смарт-Сити Казан” проектына бәйле хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча очрашулар була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International