РФ Икътисад министрлыгы 2013 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиянең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен бастырды. Әлеге рәсми кәгазьдән күренгәнчә, 9 ай нәтиҗәләре буенча тупланма бюджетның салым керемнәренең яртысыннан артыгын формалаштыручы төбәкләр арасында Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Самара өлкәләре, Ханты-Мансийск һәм Ямало-Ненецк автоном округлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре керә. 2013 елның гыйнвар-август айларында алар барлык салым һәм җыемнарның 55% туплаганнар. Ел башыннан Россия Федерациясененең бюджет системасына барлыгы 7 293,6 млрд. сум салымнар һәм башка түләүләр кергән.