«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында төбәк һәм муниципаль музейларны техник яктан тәэмин итүгә 17 554,5 мең сум каралды, шул исәптән федераль бюджет хисабына 13 868,0 мең сум.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидия бирү турында килешү төзелде.