Татарстанда 2013 нче елның 1 нче ноябренә торакны сафка бастыру планының 79,5 проценты үтәлгән

2013 елның 1 ноябре, җомга

Татарстанда 2013 нче елның 1 ноябренә 1907,1 мең кв.м торак, яки еллык планның 79,5 проценты, сафка бастырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьгә социаль ипотека республика программасы буенча планлаштырылган 383,3 мең кв.м торакның 259,9 мең кв.метры сафка бастырылган, бу планның 67,8 проценты, калганы – 123,4 мең кв.м. Графиктан күпкә артта калу Казан, Түбән Кама һәм Спас муниципаль районнарында бар.

Участковыйларга хезмәт торагын төзү программасына килгәндә, бүгенгә 39 муниципаль берәмлектә 82 йортның 32се төзелеп беткән (бу эш 12 муниципаль берәмлектә тулысынча тәмамланган, 24 торак йорт төзелгән).

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, муниципаль районнарда 155 спорт мәйданчыгын төзү планлаштырыла. 17 районда 41 объектта төзү-монтажлау эшләре төгәлләнгән, 8 район эшне тулы күләмдә төгәлләгән. 16 муниципаль районда спорт мәйданчыклары - югары әзерлек дәрәҗәсендә, 17 районда – урта әзерлек дәрәҗәсендә, 4 районда – түбән. 

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына спорт мәйданчыклары төзелешенә күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте. “Сезне күпме эшкә өйрәтергә була? Бу бит сезнең район, сезнең халык, - диде ул. – Кемнеңдер килеп, сезгә спорт мәйданчыгын төзеп бирүен көтәргә кирәкми”.

Алга таба төзелеш министры ТРда 2013 нче елда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзелеше программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте (барлыгы 27 объект). Балтач һәм Түбән Кама районнарында графиктан артта калу дәрәҗәсе зур.  Рөстәм Миңнеханов урыннардан мәгълүматны видеоконференцэлемтә аша тыңлады.  

“Бүген балалар бакчалары – урыннарда иң кирәкле объектлар, - диде ул. – Һәм алар вакытында төзелергә тиеш, яңа балалар бакчасы төзеләме, әллә бина капиталь төзекләндереләме, бу мөһим түгел”.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту программасы буенча 260 ветеран өчен 67 йорт төзелеше дәвам итә. Ноябрьдә, 223 ветеранны субсидия белән тәэмин итү өчен, 254,2 млн.сум күләмендә өстәмә акчаларның килүе көтелә.

2013 нче елда кайбер категория гражданнарны, шул исәптән, 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында 44 торак сертификаты рәсмиләштерелгән, аларның 36сы тормышка ашырылган. 

Моннан тыш, 2013 нче елда 265 ятим баланы торак белән тәэмин итәргә кирәк, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтыновка бу мәсьәләне котрольдә тотарга йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International