Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
2013 елның 3 ноябре, якшәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклим.
Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим.
Үзенең авыр һәм бөек тарихында безнең илебез күп мәртәбәләр юкка чыгу чигендә торды. Бу чорларда дәүләтебез көчсезләнә, кешеләр ышанычын югалта барды. Ләкин халкыбызның бердәм булуы барча авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте.
Дөнья икътисадында һәм сәясәтендә хәл катлауланган, ил эчендәге иҗтимагый тотрыклылыкка яңа куркыныч янаган заманда күп милләтле халкыбызга бердәмлек тагы да кирәк.
Мондый вакытта алгы планга халкыбызның иң күркәм сыйфатлары –чын йөрәктән Ватанны яратуы, гореф-гадәтләргә хөрмәт белән каравы, рухи тынычлыгы һәм ныклыгы чыга.
Халыклар бердәмлеге көнендә күп милләтле Татарстан халкының Россия тарихында зур роль уйнавын, буыннан-буынга Ватанга хезмәт итү традицияләрен тапшыруын, рухи байлыгыбызны һәм мәдәниятебезне саклап килүен ассызыклап үтәсе килә.
Бүген җәмгыятьнең конструктив көчләрен туплау, кешеләрне бердәмләштерү Татарстанның иҗтимагый, икътисади һәм рухи-мәдәни үсеше өчен иң мөһим шарт булып тора.
Җөмһүриятебезнең икътисади потенциалы ныгый, актив иҗтимагый сәясәт тормышка ашырыла. Мәдәниятне торгызу өчен күп көч куела. Тормыш ритмы заман таләпләренә туры килә, ул хәрәкәтчән була бара. Татарстанның үсешен алдынгы инновацион проектлар күп еллар буена билгеләп барачак.
Без җөмһүриятебез абруеның үсеше белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Татарстанның катлаулы милләтара һәм динара проблемаларны тыныч рәвешле чишү тәҗрибәсе турында дөньяның төрле почмакларында хөрмәт белән сөйлиләр.
Бу казанышларның нигезе – Татарстан халкының берничә буынының иҗади хезмәте.
Халыкның чын бердәмлеге һәрвакыт җәмгыяттәге теләктәшлеккә нигезләнгән булуын аңлау мөһим. Тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, дәүләт һәм җәмгыять ярдәмендә мохтаҗларга булышлык күрсәтү, шәхес хокукларын һәм иреген саклау, гражданлык институтларын үстерү – татарстанлыларның бердәмлеген ныгыту юнәлешләрен без шулай итеп күрәбез.
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелемнән исәнлек һәм муллык, киләчәккә ышаныч каравыгызны һәм Туган ил бәхете өчен тугры хезмәт итүегезне телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 елда «УРАМ» хәрәкәте чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 29 487,0 мең сум юнәлдерелә
Татарстан Республикасы яшьләрнең заманча башлангычларына ярдәм итүен дәвам итә. 2026 елда урам культураларын һәм шәһәр бергәлекләрен берләштерүче «УРАМ» хәрәкәтен үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 29 487,0 мең сум юнәлдереләчәк.
25
май, 2026 ел
2026 елда модель китапханәләр төзү проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гамәлгә куела торган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда модель китапханәләрне булдыру буенча чараларны дәвам итү планлаштырыла.
22
май, 2026 ел
Республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 39,3 млрд. сум бюджетара трансфертлар бирелде
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
21
май, 2026 ел
2026 елда вакытлыча файдалануга йомшак инвентарь һәм махсус кием, шулай ук кече медицина һәм башка персоналга формалы кием бирү хезмәтләрен сатып алуга өстәмә чаралар бүлеп бирелә
2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениеләренә вакытлыча файдалануга түбәндәге максатларга хезмәтләр алуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субсидияләр бирү өчен өстәмә чаралар бүлеп бирелде:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз