«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».
Күрсәтелгән рейтинг илкүләм шкала буенча кредит бирү сәләтлелегенең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.
Агентлык тарафыннан Татарстан Республикасының икътисады һәм инвестицион климаты үсешенең югары дәрәҗәсе, демографик үсешнең уңай дәрәҗәсе, үсеш алган хезмәт базары, бюджет балансының уңайлы дәрәҗәсе һәм бурыч йөкләнеше буенча позициянең көчлелеге билгеләп үтелә.