2025 елның 5 аенда Татарстан Республикасында 11 илкүләм проектның үтәлеше 11,8 млрд сум тәшкил итте

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның 5 аенда 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 11,8 млрд сум яисә еллык билгеләнешләрнең 26,4 проценты тәшкил иткән, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:

- «Гаилә» – 6,1 млрд сум;

- «Яшьләр һәм балалар» – 2,7 млрд сум;

- «Озын һәм актив тормыш» – 1,4 млрд сум;

- «Тормыш өчен инфраструктура» – 1,1 млрд сум;

- «Кадрлар» – 252,9 млн сум;

- «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» – 120,9 млн сум.

2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 44,6 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 24,7 млрд сумы – федераль бюджет һәм 19,9 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International