Бюджет кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советына 2024 елда бюджет үтәлеше турында хисап тәкъдим итте. Шул уңайдан узган елгы бюджетның үзенчәлекләре турында финанс министры Марат Фәйзрахманов белән әңгәмә кордык.
- Марат Җәүдәтович, 2024 елда республика бюджеты үтәлеше йомгакларында нинди төп факторларны аерып чыгара аласыз?
- Республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләренең шактый үсүе нәтиҗәсендә 2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше уңышлы тәмамланды. Тулаем төбәк продукты 3,9% ка артты һәм 2024 елның чагыштырма бәяләрендә 5,2 триллион сум тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 5% ка артты. Төп капиталга инвестицияләр 12,7%ка, төзелеш – 17,6%ка, авыл хуҗалыгы продукциясе 10,1% ка артты. Ваклап сату 7,4%ка, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү 4,1% ка, җәмәгать туклануы әйләнеше 8,8% ка үсте.
Салым базасының шактый артуы, салымнар һәм җыемнар керүе мөһим факторларның берсе булды. Тупланган керемнәр 24% ка артты һәм 1,9 триллион сум тәшкил итте, шулардан салым һәм салым булмаган керемнәр 1,6 триллион сумга кадәр җитте. Нәтиҗәдә, социаль йөкләмәләрне һәм Татарстан социаль-икътисадый үсешенең барлык өстенлекле юнәлешләрен тотрыклы финанслау тәэмин ителде.
- 2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең үсеш динамикасы нинди булды һәм бюджетның керем өлешен формалаштыруда төрле салымнар нинди роль уйный?
- 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлеше алдагы чорга карата 23% ка артты һәм 697,1 миллиард сум тәшкил итте. Үз керемнәре күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урынны алды һәм 2023 ел белән чагыштырганда ике баскычка күтәрелде.
Керемнең төп чыганагы физик затларның кеременә салым булды. Республика бюджетына ул 133,9 миллиард сум һәм җирле бюджетларда 57,6 миллиард сум керде. Бу үсеш 2024 ел дәвамында республика халкының уртача хезмәт хакы 22% ка артуы белән аңлатыла.
Шулай ук бюджетның керем өлешен формалаштыруга табышка салым да зур өлеш кертә. Әлеге салымны түләүчеләр арасында иң алдынгылар – нефть-газ секторы предприятиеләре, аларның түләүләре табышка салым керемнәренең гомуми күләменең якынча өчтән берен тәшкил итә.
Моннан тыш, акцизлар, оешмалар мөлкәтенә салым, шулай ук җыелма керемгә салымнар бюджетның мөһим өлешен алып тора.
Бюджетның керем өлешен шулай ук салым булмаган керемнәр тәэмин итә. Аларның гомуми суммасы 90,5 миллиард сум тәшкил итте, шуның шактый өлеше, ягъни 90%ы турыдан-туры республика бюджетында тупланды.
- Марат Җәүдәтович, 2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары күпме булды? Акчалар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылды?
- 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 675,3 миллиард сум тәшкил итте, шулардан республика бюджеты чыгымнары 578,3 миллиард сум булды. Әлеге акчалар исәбеннән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы вакытында түләнеп килде, төрле типтагы бюджет учреждениеләре эшчәнлеге финансланды, дәүләтнең социаль йөкләмәләре башкарылды, инфраструктураны, торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүгә, юллар төзелешенә, төбәк һәм федераль әһәмияттәге массакүләм мәдәни һәм спорт чараларын оештыруга ресурслар юнәлтелде.
- Социаль өлкәдә бюджет нәтиҗәлелеге нинди? Кайсы юнәлешләр иң күп финанслау алды?
- Социаль өлкә бюджет чыгымнарының иң мөһим маддәләреннән берсе булып тора. Бу өлкәдә финанслауның төп юнәлешләренең берсе – мәгариф. Нәтиҗәдә мәктәпләргә капиталь ремонт ясалды, яңа белем бирү учреждениеләре гамәлгә кертелде, уку программалары гамәлгә ашырылды, педагогларның квалификацияләрен күтәрүгә зур игътибар бирелде.
Сәламәтлек саклауга чаралар хисабыннан хастаханәләргә ремонт ясалды, яңа медицина учреждениеләре төзелде, федераль һәм республика социаль әһәмиятле программалары гамәлгә ашырылды.
«Социаль сәясәт» бүлеге буенча акчалар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә, социаль хезмәтләрне тотуга, эшләмәүче халык өчен Мәҗбүри медицина иминияте фондына иминият кертемнәренә юнәлтелде.
Физик культура һәм спорт өлкәсендә барлык планлаштырылган спорт чаралары үткәрелде, учреждениеләрнең агымдагы чыгымнары финансланды, физик культура һәм спорт объектларын төзү һәм реконструкцияләү чыгымнары гамәлгә ашырылды.
Бу Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең гражданнарның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга уңайлы шартлар тудыру өчен эзлекле эшчәнлек алып баруы хакында сөйли.
- Марат Җәүдәтович, 2024 елга бюджет үтәлешендә сез нинди төп казанышларны аерып күрсәтер идегез?
- Иң мөһим казанышларның берсе – бюджетны кытлыксыз үтәү.
Федераль бюджет алдында бюджет кредитлары буенча да бурычларның бер өлешен исәптән чыгару мәсьәләсе буенча эш дәвам итте. 2024 елда гамәлдән чыгарылган бурыч суммасы 9,5 млрд сум тәшкил итте. Бурыч йөкләнеше дәрәҗәсе 22,5 процент тәшкил итте, бу бюджет законнары буенча «югары бурыч тотрыклылыгы» дәрәҗәсенә туры килә. Узган ел белән чагыштырганда бурыч йөкләнеше дәрәҗәсе 8,4 процентка кимеде.
Финанс министрлыгы элеккечә «АКРА» һәм «Эксперт РА» Россия агентлыклары белән Татарстан Республикасының кредит рейтингы мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә. Ике агентлык та Татарстан Республикасының кредит рейтингын бәяләүне Россия Федерациясендә максималь дәрәҗәдә саклый.