Татарстан Республикасы югары кредит рейтингын саклап калды

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, фараз буенча рейтинг «тотрыклы».

Илкүләм шкала буенча күрсәтелгән рейтинг кредит бирү сәләтлелегенең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.

Агентлык тарафыннан төбәк икътисадының югары үсеш күрсәткечләре, бюджет профиленең көчле булуы һәм бурыч йөкләнешенең түбән булуы билгеләп үтелә.

Элегрәк шундый ук карар башка рейтинг агентлыгы – «Эксперт РА» тарафыннан кабул ителгән иде, ул шулай ук Татарстан Республикасына кредит бирү сәләтенә ruAAA дәрәҗәсе югары бәясен бирде. Агентлык тарафыннан Татарстан Республикасының икътисады һәм инвестицион климаты үсешенең югары дәрәҗәсе, демографик үсешнең уңай дәрәҗәсе, хезмәт базарының үсеше, бюджет балансының уңайлы дәрәҗәсе һәм бурыч йөкләнеше буенча көчле позициясе билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International