Татарстан Республикасы 2025 елда көллиятне тәмамлаучылар арасында демонстрацион имтихан уздыруга республика бюджетыннан 58 611,8 мең сум юллады. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мондый имтиханның максаты – реаль яисә модельләштерелгән җитештерү процесслары шартларында укуны тәмамлаучылар тарафыннан башкарылган гамәли биремнәргә бәйсез эксперт бәяләмәсе үткәрү аркылы укучыларның алган белемнәрен һәм үзләштерелегән гамәли күнекмәләрен бәяләү.
Демонстрацион имтихан форматы студентларның һөнәри бурычларын уңышлы үтәргә әзерлеген тикшерергә, укучыларның билгеле бер өлкәдә һөнәри эшчәнлек белән шөгыльләнергә һәм сайланган белгечлекләр буенча эшләргә мөмкинлек бирә торган компетенцияләрне ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен бәяләргә мөмкинлек бирә.