Татарстанның берләштерелгән бюджетында физик затлар керемнәренә салымның тупланышы 2025 елның гыйнвар-май айларында 21% ка артты, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова.
“2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда республиканың берләштерелгән бюджетында салым буенча керемнәр үсеше 21% тәшкил итте. Физик затлар кеременә салым керүгә йогынты ясаган төп факторларның берсе – хезмәт хакының уртача үсеше. Аның дәрәҗәсе 2025 елның өч аенда узган елның шул ук чорыннан шулай ук 21%ка артып китте”, - дип хәбәр итте Алла Анфимова.
Республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым җыю 70,9 млрд сум тәшкил итткән, шул исәптән республика бюджетына – 49,6 млрд сум, җирле бюджетларга – 21,3 млрд сум.
Татарстан берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрендә физик затлар керемнәренә салым өлеше агымдагы елның гыйнвар-май айларында 30% тәшкил иткән.
Беренче биш айда табышка салым җыю якынча 70 млрд сум, милек салымнары – 28,4 млрд сум, җыелма керемгә салым – 19,5 млрд сум, акцизлар кереме – 18,1 млрд сум тәшкил иткән. ТР берләштерелгән бюджетының керем өлешенең мөһим чыганагы булып салым булмаган керемнәр тора, алар 27,5 млрд сум күләмендә кергән.