2025 елның 18 июнендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы тарафыннан «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон хупланды.
Төзәтмәләр шул исәптән казначылык контролен көчәйтүгә һәм цифрлы инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән. Яңалыклар арасында түбәндәгеләрне аерып алырга мөмкин:
РФ Бюджет кодексына бюджет процессын мәгълүмати тәэмин итү турында яңа бүлек кертелде, ул «Электрон бюджет» системасының эшен беркетәчәк;
казначылык мониторингы казначылык түләүләре системасында катнашучыларның барысына да кагылачак. Мониторинг үткәрмәү очраклары да билгеләнчәк;
казначылык озатуында катнашучылар тарафыннан финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен аерым исәпкә алуны кертү бурычы билгеләнә;
төбәк һәм муниципаль программаларны бюджет турындагы канунга 1 февральдән дә соңга калмыйча китерергә кирәк булачак (элек 1 апрельдән дә соңга калмыйча китерелә иде);
федераль бюджет акчаларын алучылар Россия Финанс министрлыгы рөхсәте белән РФ Үзәк банкларында һәм башка банкларда счетлар ача алачак. Моны эшләү илкүләм куркынычсызлык һәм оборона, хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендәге чыгымнар өчен, шулай ук бюджет турындагы законның яшерен маддәләре буенча чыгымнар өчен генә мөмкин булачак.