Барлык 42 муниципаль берәмлектә дә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре башланган. Гомуми үтәлеш - 38%, сезонлы эш төрләре - 36%. Соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган биш муниципалитеттагы 18 объектны да кертеп, 69 күп фатирлы йорт әзер. 563 йортта ремонт эшләре дәвам итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Мәгариф өлкәсендә 213 объектка капиталь ремонт программалары кертелгән – аларны яңарту дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында бара. Гомуми белем бирү оешмалары буенча эшләрнең үтәлеше 61% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау (быел 226) илкүләм проект һәм ике республика программасы буенча бара. Тулаем алганда, әлеге объектлар буенча үтәлеш 91%ка җиткән.
Мәдәният өлкәсенең 27 объекты дүрт республика һәм федераль программа буенча ремонтлана.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә биш республика һәм федераль программага кергән 34 объект ремонтлана. 9 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау буенча максималь башкару - 72%.
Социаль яклау министрлыгы белән берлектә 80 ремонтлана торган объектны үз эченә алган ике программа гамәлгә ашырыла. 31 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең 19ы тәмамланган. Хисап атнасында Бөгелмә районында - бер объект һәм Казанда ике объект тапшырылган. Бүгенге көнгә эшләр 84%ка үтәлгән.
Гидротехник корылмаларны ремонтлау, күлләрне чистарту һәм елгалар суларын чистарту буенча «Экология» өлкәсендәге ике программага 21 объект кертелгән. Гомумән алганда, юнәлеш буенча эшләр 71%ка үтәлгән.