Татарстанда торак төзелеше планы 60%ка үтәлгән, 2 млн. кв. метрга якын торак файдалануга тапшырылган

2025 елның 13 июне, җомга

Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре һәм үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре төзелеш мәйданчыкларын даими тикшереп торалар.

Ел башыннан бирле 1 172 тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 470 очракта хокук бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе шул ук чорда 739 тикшерү чарасы үткәргән. Административ җаваплылык турында 226 карар чыгарылган.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (БИТИ) дәүләт һәм республика программалары буенча төзелә торган объектларда хезмәтне саклау чараларының үтәлешен тикшереп тора. Һәр тикшерү барышында еш кына берьюлы берничә хокук бозу ачыклана. Гомумән алганда, 1 008 контроль-күзәтчелек чарасында 2 мең 265 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 1 848е бүгенгә юк ителгән.

Торак төзелеше өлешендә 13 июньгә еллык план тулаем алганда 60%ка үтәлгән. Республика буенча 1 млн 960 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. коммерциячел торак төзелеше алып баручылар 20% үтәлеш турында хисап тоталар. 51 йортның гомуми мәйданы 339 мең кв. метрдан артып китә.

Социаль ипотека программасы 43%ка үтәлгән. 2025 елга йөкләмәләр нигезендә 35 йорт төзергә кирәк. Шулардан 69 мең кв. м мәйданлы 6сы файдалануга тапшырылган. Индивидуаль торак төзелеше гадәттәгечә кызу темплар белән бара - 1 млн 551 мең кв. м төзелгән.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Ятим балалар өчен билгеләнгән 123 торак урынга ике дәүләт контракты төзелгән. Фатирлар 17 муниципаль берәмлектә урнашкан. Быел яшь гаиләләр категориясенә 66 кеше керә, шуларның 29ы субсидия акчаларын кулланган, калган 37се үзләренә туры килерлек вариантлар эзли.

Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә быел 27 торак урын бирергә кирәк, аларның гомуми мәйданы 2 мең 356 кв. м. Барлык сертификатлар рәсмиләштерелгән, ТР Дәүләт торак фонды алучылар өчен торак урыннар сайлый.

Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә быелгы өч алучының берсе генә торак сатып алмаган.

Аннары министр «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» республика программасы турында сөйләде. Әлеге программа кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре объектлары исемлегенә дүрт муниципалитеттагы 5 объект кергән. Хәзерге вакытта ТР Хөкүмәтендә ведомствоара килештерү этабын узган юлларны төзекләндерү объектлары исемлеге раслана.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр 34%ка үтәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International