Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция режимында утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары, финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Рөстәм Аюкасов үткәрде.
Утырыш барышында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затлар докладлар белән чыгыш ясады.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 2025 елның 1 кварталында «2015-2025 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ведомство программасының үтәлеше турында.
- Министрлык аппараты һәм Казначылык департаменты дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте турында чыгымнары һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирүләре, шулай ук тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү буенча башкарылган эш турында.
- 2025 елның 1 кварталында норматив һәм хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эше нәтиҗәләре турында.
- 2025 елның 1 кварталында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апреленнән 44-ФЗ санлы Федераль законның үтәлеше турында мәсьәлә каралды.