2026-2028 елларга җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең фараз күрсәткечләрен карау буенча эре салым түләүчеләр белән киңәшмә

2025 елның 27 июне, җомга

2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре 2025 елның 25-27 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына кергән компанияләр белән оештырылган киңәшмәләрдә катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән киңәшмәләрдә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидентлары һәм энергетика компанияләре белгечләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында компанияләрнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлек күрсәткечләрен бәяләүләре һәм 2026-2028 елларга предприятиеләрнең җитештерү-хуҗалык эшчәнлекләре буенча фаразланган күрсәткечләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International