Гражданнарның исереклек халәтенә медицина тикшерүе уздыру максатыннан тестлар, реактивлар һәм чыгым материаллары сатып алуга чаралар бүлеп бирү турында

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры структурасында кеше организмында алкоголь, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр булуын ачыклау максатында биологик үрнәкләргә химик-токсикологик тикшеренүләр үткәрү өчен дип билгеләнгән клиник-диагностик лаборатория эшләп килә.

Гражданнарның исерек булу-булмавына медицина тикшерүе уздыру өчен Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан тестлар, реактивлар һәм чыгым материаллары сатып алу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 9,2 миллион сум чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International