2025 елда Татарстан Республикасында социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итте

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

“Дәүләт социаль ярдәме турында” 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ санлы Федераль закон, “Гражданнарга социаль ярдәм” Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 15 апрелендәге 296 санлы карары нигезендә Татарстан Республикасында социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү чаралары гамәлгә ашырыла.

“2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законында әлеге максатларга “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы” идарә тармагы буенча 2025 елга 900 410,5 мең сум  каралган, шул исәптән федераль бюджет чаралары исәбеннән – 522 238,1 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 378 172,4 мең сум.

Финанслашуның иң чик дәрәҗәсе федераль бюджеттан – 58%, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 42% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International