2025 елның 1 июленә федераль бюджеттан 32,2 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде

2025 елның 11 июле, җомга

Агымдагы елның 1 июленә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 32,2 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 46,9%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:

субсидияләр – 24,8 млрд сум (43,5%),

субвенцияләр – 4,4 млрд сум (61,3%),

башка бюджетара трансфертлар – 2,8 млрд сум (66,5%),

федераль фондлардан кергән чаралар – 165,8 млн сум (71,9%).

Кергән федераль чаралар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә тиешле чараларның гомуми суммасы 68,7 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International