Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елның 8 аенда 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 24,7 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 57,7 процентын тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- “Гаилә” – 9,7 млрд сум;
- “Яшьләр һәм балалар” – 4 млрд сум;
- “Тормыш өчен инфраструктура” – 7 млрд сум;
- “Озын һәм актив тормыш” – 3 млрд сум;
- “Кадрлар” – 643,3 млн сум;
- “Экологик иминлек” – 271,8 млн сум;
- “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” – 120,9 млн сум.
2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 42,9 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 23,4 млрд сумы – федераль бюджеттан һәм 19,5 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан юнәлтелә.