Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Htoo (Мьянма) компанияләре төркеме рәисе Тей За әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ генераль директоры , Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 23 сентябрендә Татарстан һәм Мьянма сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга имза салынган иде – бу вакыйга Татарстан Республикасы делегациясенең Мьянма Берлеге Республикасына визиты кысаларында узды. Документлар Мьянма белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә хезмәт итәчәк дип көтелә.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Htoo компаниясе җитәкчелегенә Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Сезнең мөнәсәбәтләр даирәсе киң, - диде Рөстәм Миңнеханов, Тей За әфәндегә мөрәҗәгать итеп. – Бу – сәүдә дә, авиация дә, машина төзелеше дә, банк эшчәнлеге дә, сез үз илегезнең икътисадын үстерү турында уйлыйсыз, һәм мин ышанам ки, Россия Федерациясе һәм, аның регионы буларак,Татарстан сезгә файдалы булырга мөмкин. Без сезнең Мьянма хөкүмәте тарафыннан куелган максатларыгызны һәм бурычларыгызны хәл итүдә стратегик партнерыгыз булырга әзер”.
Татарстан Президенты республика предприятиеләре продукциясе Мьянма базарында күбрәк булырга тиеш дип саный. Шулар арасында иң кирәкләре граждан һәм хәрби максатлар өчен вертолетлар, йөк автомобильләре һәм тулаем машина төзелеше комплексы продукциясе булырга мөмкин. Моннан тыш, Мьянма өчен Татарстанның нефть һәм газ чыгару һәм аларны транспортлау (ятмаларны эшкәртү, торбаүткәргечләр төзү), химия һәм нефть химиясе, яңа материаллар җитештерү өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыксыну тудырырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Мьянма һәм Татарстанның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен үстерү өчен мөмкинлекләре киң. Аның сүзләренчә, туризм проектлары кысаларында үзара хезмәттәшлек турында да сөйләшергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга визиты кысаларында Мьянма делегациясе әгъзалары “КАМАЗ” ААҖнең җитештерү мәйданчыкларында да булачак.