Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш визиты белән килде. Рөстәм Миңнехановны Архангельск шәһәре аэропортында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин каршы алдылар.
Иң баштан Рөстәм Миңнеханов Игорь Орлов белән Северодвинск шәһәренә юл тоттылар, “ПО “Севмаш” ААҖ администрациясендә 2013-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар Планы имзаланды.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Орлов Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе вәкилләре очрашуында катнаштылар.
ТР Президенты “ПО “Севмаш” музее экспозициясе белән танышты һәм музейның мөхтәрәм кунаклары китабында язма калдырды, ә аннан соң “Викрамадитья” авианосецын карады.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “ПО “Севмаш” ААҖнең цехында булды. ТР Президентын “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов озата бардылар.