2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәрләргә эшкә килгән медицина хезмәткәрләренә бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләренә 143,8 млн.сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 83,4 (58%), Татарстан Республикасы бюджетыннан – 60,4 млн. сум (42%). 93 табиб һәм 39 урта медицина хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла.
Агымдагы финанс елында федераль бюджеттан 55,0 млн. сум күләмендә өстәмә ассигнованиеләр бирү планлаштырыла. Күрсәтелгән субсидияне алу өчен Татарстан Республикасы бюджетында 39,8 млн.сум чаралар булу кирәк, бу гомуми сумманың 42% тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп бирү мәсьәләсе килештерелде.
Күрсәтелгән чаралар бүлеп бирү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасына 86 медицина хезмәткәре җәлеп ителәчәк: 60 табиб һәм 26 урта медицина хезмәткәре.