Финанслар министрлыгы 2015 елдан су салымына ставканы 2,3 тапкыр арттырырга тәкъдим итте, шулай ук киләсе елдан су объектлары белән кулланган өчен түләү ставкасы да арттырылачак.
Бу турыда "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Индексация эшмәкәрләргә ике ел өчен 21 млрд. сумга чыгачак, ләкин РФ Финанслар министрлыгы һәм РФ Табигать министрлыгы су салымына ставкалар тугыз ел буе күтәрелмәгәнен ассызыклыйлар, ә су белән кулланган өчен бәя җиде ел буе үзгәрешсез икән.