"Бюджет проектын" халык төзи алачак

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

РФ Финанслар министрлыгы Россия халкы өчен интерактив бюджет стимуляторы эшләп чыгарачак. Аның ярдәмендә кешеләр казнаның керем һәм чыгымнарын үзләренчә билгели алачак. 

Финанслар министры Антон Силуанов әйтүенчә, әлеге "конструктор" халыкка системаның үзечәлекләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Киләчәктә бу бюджетны уртага салып тикшергәндә актив катнашырга һәм төпле, нигезле тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге идея "бюджет гражданнар өчен" проекты кысаларында тормышка ашырылачак. 2006 елдан башлап Финанслар министрлыгы нигездә дәүләт хакимияте органнары вәкилләренә каралган бюджетның гаидәлештерелгән вариантын бастыра.Хәзер төп финанс документын гади халык өчен аңлаешлы итеп һәм аны һәм кешегә карарга мөмкинлекләр тудырырга телиләр - бу турыда Россия Президенты да фикерен әйткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International