РФ Финанслар министрлыгы дәүләт хезмәте өчен пошлина күләмен үзгәртергә тели

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

РФ Финанслар министрлыгы дәүләт хезмәте өчен пошлина күләмен үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерли, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.

"Бүгенге көндә без пошлина күләмен үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерлибез. Шуны да ассызыклап узырга кирәктер, пошлина бездә 2009 елдан бирле индексацияләнмәде", - диде Силуанов әфәнде дәүләт хезмәтен күрсәтүче күп функциональ үзәкләр челтәрен үстерү буенча премьер-министр Дмиртий Медведевта узган селектр киңәшмәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International