Силуанов: 2013 елда Резерв фондын тотмабыз

2013 елның 6 декабре, җомга

Финанс министрлыгы 2013 елда федераль бюджет кытлыгын каплау өчен Резерв фонды акчаларын тотаргы булган хокукы белән кулланмыячак ахрысы, дип хәбәр итте журналистларга министрлык башлыгы Антон Силуанов.

"Минем фикеремчә, юктыр. Бүгенге көндә әлеге чараларны тотарга кирәклек булмау турында ышаныч көннән-көн арта бара", - диде Силуанов.

Бүгенге көндә гамәлдә булган бюджет законы нигезендә, финанс министрлыгы керемнәрне тиешле күләмдә җыеп бетермәгән очракта, Резерв фондыннан чыгымнарны финанслауга 200 миллиард сумга кадәр акчаны алырга мөмкин.

Шулай да, Силуанов сүзләре буенча, агымдагы елда бюджет үтәлеше план буенча бара. "Бюджет керемнәр буенча фаразга туры киләчәк", - диде министр.

2013 ел бюджетына соңгы үзгәрешләрне карасак, бюджет кытлыгы 480,9 миллиард сум, ягъни Тулай төбәк продуктының 0,7% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International