Силуанов металлургларның әҗәтләре буенча дәүләт гарантияләренең нәтиҗәлелеген тикшерергә тели

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Россиянең металлурглар компанияләренә бирелүче кредитлар буенча дәүләт гарантияләрен бирү буенча мәсьәлә эшләп бетерүне таләп итә, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.

"Башта аларның нәтиҗәлелеген карарга кирәк. Ләкин икенче яктан караганда, гарантияләр бирү, аларны алга-артка чәчү - башсызлык дибез без гел. Бу саксызлык , чөнки безгә гарантияләр үтәү буенча әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Бу әйбәт күренеш түгел, бу, төптән алганда бюджет чаралары безнең җилкәбезне кую өчен җәлеп ителгәнен аңлата. Гарантияләрне уйламыйча, җиңел бирү бюджет акчасы гарантрияләрне үтәүгә китүенә китерә", - диде Силуанов.

Аның сүзләре буенча, дәүләт гарантияләрен бирү буенча тиешле процесс барышында алар вакыйгаларның иң начар чигенә саклану кебек кенә тора.

Бөтен дөнья буенча метталурглар квартал саен инде беренче ел гына түгел үзләренең хисапларында металл һәм чималга начар сорау һәм ким бәяләр турында хәлләрне күрсәтә. Россия компанияләре дә искәртмә түгел, һәм иң эре бурычы булган Олег Дерипасканың ОК "Русал" ,  Игоря Зюзинның "Мечел" төркемнәре һәм Романа Абрамович һәм Александр Абрамовның Evraz Plc - кредиторлар белән җитди эшләү кирәклеге, шул исәптән дәүләт ярдәмен эзләү кирәклеге барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International